Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чуваш милләтенең чибәр кызлары

Район мәдәният йортында «Чуваш чибәре–2023» бәйгесе булып үтте. Әйтергә кирәк, яз аена туры килгән әлеге тамаша гүзәл бер бәйрәмне хәтерләтте.

 

"Чуваш чибәре" бәйгесе быел 11 мәртәбә үткәрелә. Бәйгене үткәрүнең максаты да яшь буынның чуваш милләтенең рухын, ана телен белүләрен, киләчәктә дә бу юнәлештә максатчан эш алып баруларын булдыруга юнәлдерелгән. Бу урында бәйгенең елдан-ел күркәм төс ала баруын да искәртеп үтәргә кирәк. Бу юлысы ул кызларның зәвыклы чыгышлары белән истә калды

Бәйгенең төп өлеше булып, үзтәкъдимнамә торды. Биредә кызларга милләт тарихына, үткәннәргә дә кайтырга туры килде. Шулай ук, бу өлештә алар үзләре әзерләгән милли ризыкларны жюри бәяләмәсе өчен тапшырдылар.

Аннан чуваш чибәрләре осталыкларын сәнгать номерлары аша күрсәттеләр. Бу өлештә дә катнашучыларны аерып карау мөмкин түгел иде, һәркем  матур чыгыш әзерләгән - конкурсантлар заманча һәм туй күлмәкләрен дә модельләр образында  тәкъдим иттеләр.

Берсеннән-берсе уздырып матур җырлар башкарган, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгән, заманча, милли киемнәр кигән, күңелләрне күтәргән 10 кызның ярышына нәтиҗә ясау жюри әгъзалары өчен бер дә җиңелләрдән булмады.

–Тыйнаклыкта бөтен сыйфатлар да туплана. Бүгенге чарада без чуваш милләтенең асылын, сыйфатын әлеге гүзәлләребез аша күрдек, - диде Чүпрәле райондагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе бүлеге җитәкчесе Алексей Ярухин.

Бәйге дәвамында бәйрәмнең махсус кунагы, чуваш эстрадасы артисты Андрей Думилин үзенең дәртле җырлары белән күтәренке рух биреп торды.  Ә бәйгедә катнашучыларның һәркайсы аерым номинацияләр буенча җиңү яулап, дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

"Чуваш гүзәле" республика конкурсы директоры Сильвия Чаркина, "Сувар" газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова, "ТР чуваш гүзәле-2021" һәм "Чуваш гүзәле-2022"  титулын яулаган Алия Карусева бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Сильвия Чаркина:

  • Чара рухи күтәренкелек бүләк итте. Бик күп талантлы яшьләр үсә. Бу безнең горурлыгыбыз. Сәхнәдә чыгыш ясаган кызларыбыз һәркайсы үз телендә җырлый да, шигырь дә сөйли - бу үзе үк зур осталык таләп итә.

Ирина Трифонова:

–Районыбызга кайткан саен яңа көч  туплыйбыз. Район башлыгы Марат Гафаровка, мәдәният хезмәткәрләре, аларның җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиевка, чуваш милли мәдәни үзәге җитәкчесе Алексей Ярухинга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чүпрәле җирлегендә узган “Чуваш чибәре” бәйгесенең бер сулышта узуы, биредә чын команда эшләвен күрсәтә.

Кызларыбыз  Алина Годунова Сапăр пике" (мөлаем), Арина Токмакова "Хухӗм пике" (гүзәл), Агата Маркова –"Ăс-хакăл пике " (мәгърифәтле), Юлия Чернова –"Тараватлă пике" (киң күңелле), София Утеева –"Илӗртӳллӗ пике (сөйкемле ), Ксения Макарова –"Çепӗç пике"азлы), Виктория Еремеева –"Илем пике" (бик матур) титулларына лаек булдылар.

3нче урынны Жанна Сурская, 2 нче урынны  Мария  Григорьева яулады.

“Чүпрәле чуваш чибәренең” җиңүчесе булып Алиса Искендерова танылды. Алиса, шулай ук, социаль челтәрләрдә узган сораштыру буенча да  "Интернет пике” (интернет чибәре) исеменә лаек булды.

Конкурсның финал этабы Казан шәһәрендә 21 апрельдә узачак. Алиса Искендерова  республика күләмендә үткәрелүче бәйгедә район данын яклаячак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев