Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр кышны озаттылар һәм тәмле коймак белән сыйландылар

Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булды.

Бүген, 8 Март-Халыкара хатын кызлар көнендә, Чүпрәледә  Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әлеге чара төрле буынга караган күп санлы кунакларны җыйды.

Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы биредә беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем яше, карты булдыра алганча төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында көч сынашты.

Иске Чүпрәледән Кәүсәрия апа Ильязова да 87 яшендә булуына карамастан, яшьләр белән беррәттән гер күтәрүдә ярышты. “Без авырлык күргән, авыр эшләр эшләгән буын, шуңа авырлыклар да куркытмый”,-ди.

Сәхнә түрендә районыбыз йолдызлары, фольклор коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.

Ярышларда актив катнашучылар билгеле бүләкләр дә алды.

Район үзәген тутырып сәүдә палаткалары эшләде, анда бәйрәм уңаеннан бүләкләр, сувенирлар, тшм-томнар алу мөмкин иде.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булды.  Карачкыны яндыру төрле авырулардан, кышкы караңгылыктан арыну дигәнне аңлата. Шул рәвешле барлык күңелсезлекләрне калдырып, яз килә, дуслар. Кыш үзенең хөкемен әлегә күпме генә бирергә теләмәсә дә, алда  безне аяз көннәре белән кояшлы яз көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев