Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен һәм тормыш иптәшләрен 8 Март белән котладылар

Тантаналы чара район мәдәният йортында узды.

Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләрен, тормыш иптәшләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Тантаналы чара район мәдәният йортында узды.

Бәйрәмдә РФ  Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби Илдар Ситдиков катнашты.

Чүпрәле районыннан 108 хәрби хезмәткәрләр бүгенге көндә Ватаныбыз чикләрен неонацистлардан саклыйлар. Ә аларның гаиләләре күңел төшенкелегенә бирелмичә, тылда хезмәт куеп, сабырлык белән якыннарының кайтуларын көтәләр. Залда районыбызынң шундый  200дән артык хатын-кыз җыелган иде.

Максим Топилин билгеләп үткәнчә, бүгенге катлаулы, әмма илебез өчен мөһим миссияне башкарып чыгу өчен  барысы да эшләнә, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

–Сезнең һәркайсыгыз бүген аерым халәттә – ирләрегез, улларыгыз махсус хәрби операциядә катнаша. Язның әлеге бәйрәмен дә шушы билгеле сәбәпләр аркасында, сез  алардан башка гына үткшрергә мәҗбүрсез. Тик сез алар өчен иң якын кешеләр булуын һәм барысы да кайчан да булса бетәчәген истә тотарга тиешсез. Йөзләрегездә һәрвакыт елмаю булсын, күңелегездә шатлык хөкем сөрсен. Ә без сезнең тормышыгыз җиңелрәк булсын өчен барысын да эшләргә тырышырбыз,-диде ул.

Реклама

Марат Гафаров залда утыручы ханымнарны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, хәрбиләргә  булган мәхәббәтләре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. "Хатын-кыздан башка җирдә җылылык, өйләрдә яктылык  юк. Шагыйрь Константин Болмонд үзенең шигырендә «Хатын –кыз безнең белән туганда да,  хатын-кыз безнең соңгы сәгатьтә дә. Хатын -кыз, ул аләм, сугыш баргандада , хатын-кыз ул шатлык, күзләр ачылганда да», - дип язган. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!»,-диде.

Чара кысаларында ел саен уздырыла торган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңү яулаган  Уби урта мәктәбе мөгаллимәсе, Татарстанның атказанган мәдәният һәм мәгариф хезмәткәре Людмила Сердцеваны, шулай ук бу көнне гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче ханымнарны  тәбрикләделәр.

Ялга кайткан Илдар Ситдыйков дуслары һәм районының барлык хуҗалыклары исеменнән КФХ рәисе Равил Бикчуров исеменнән дә котлау гүзәл затларга матур теләкләр җиткерелде.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше Марина Ягашкина район җитәкчелегенә ярдәм һәм теләктәшлек белдергәннәре өчен олы рәхмәтләр әйтте.

Чара җырлар, хореография коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан ханымнарга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X