Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды

Чүпрәледән зона этабында Зур Аксу авылыннан Лухмановлар гаиләсе чыгыш ясады.

Бүген, 2023 елның 11 апрелендә, Чүпрәле районы мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.

Бәйрәм җиде муниципаль турның финалистларын : Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан килгән гаиләләрне җыйды.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестивале ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Ул буыннар дәвамлылыгын, гаилә бәйләнешләрен ныгыту, гореф-гадәт,  традицияләрне  саклау,  төбәк тарихына кызыксыну уяту, шулай ук үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә гаиләнең ролен ныгыту максатыннан оештырыла. Быел бәйрәм бишенче тапкыр үткәрелә.

Зона этабы ике конкурс биременнән гыйбәрәт иде. Башлап фойеда бәйгедә катнашучылар гаилә күргзмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар архив документлар, фотосурәтләр, гаилә реликвияләре белән тулыланган иде. Борынгы киемнәр, ата-бабалардан калган әйберләр, чигелгән, тукылган сөлгеләр, гаилә шәҗәрәләре гаиләләрнең бай мәдәниятле, традицияле булулары турында сөйләде.  Жюри әгъзаларына, шулай ук, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыкларны татып карарга тәкъдим иттеләр.

Безнең районнан зона этабында Зур  Аксу авылыннан Лухмановлар гаиләсе чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, Лухмановлар гаиләсе –мөгаллимнәр үстергән династия,  бу традиция бүгенге көндә дә буыннан буынга тапшырыла.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә һәр гаилә театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Мәртәбәле жюрины (составында: Казан мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбенең әйдәп баручы мөгаллимнәре, ТР Мәдәният министрлыгы, дин вәкилләре) Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкләде.

Район башлыгы Марат Гафаров чарада катнашучыларны сәламләп, күпмилләтле Татарстан халыкларының үзенчәлеген тәкъдим итүче бәйрәмнең Чүпрәле җирлегендә узуына  хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.

–Бүгенге көндә безнең һәм илебез өчен традицияләр кыйммәтлеген саклау аеруча  мөһим. Без һүзебезнең  ата-бабаларыбызның тарихын белергә, аларның гореф-гадәтләрен сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез. Безнең көч –бердәмлектә, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова күркәм гаиләләрне кабул иткән Чүпрәле районына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге бәйрәмнең җиңелүчеләре  юклыгын билгеләп үтте.

–Фестивальдә чыгыш ясаудан тыш, сез гаилә кыйммәтләрен саклап яшәвегез белән хөрмәткә лаексыз, - дип ассызыклады ул.

Сәхнәдә һәр гаилә үз нәселе, шәҗәрәсе белән горурлануын сөйләде, бүгенге тормыш-яшәешен тасвирлады.

Нәтиҗәләре буенча, фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Өченче урынга Яшел Үзән районыннан Исмәгыйлевлар гаиләсе, икенче урынга Чүпрәледән–Лухмановлар гаиләсе лаек булды. Зона этабының җиңүчесе итеп Кайбыч районыннан Гарафетдиновлар гаиләсе танылды. Алар 15 майда Казанда республика этабында чыгыш ясаячак.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев