Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле укучылары “Солдат альбомы” бәйгесендә җиңү яулады

Быел ул 1-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте.

21 март көнне, Казан шәһәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы  узды.

Быел ул 1-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте.

Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат  язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.  Бәйге җиңүчеләре арасында Иске Шәйморза һәм Зур Чынлы авылы китапханәсе укучылары да бар.
"Рәсем-открытка" номинациясендә Алия Салахова (Иске Шәйморза авылы китапханәсе), ә 
“Солдатка хат”номинациясендә Инсаф Шәмсетдинов (Зур Чынлы  авылы китапханәсе) укучылары җиңү яулады.
“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев