Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Бөтерчек”нең җиңүле адымнары

Район үзәгендәге мәдәният йортында оештырылган татар халык театры уңышлы гына эшләп килә. Аның хезмәт җимешләрен районыбыз халкы әледән-әле "татып" тора. Әлеге театр үрнәгендә аягында нык атлаучы "Бөтерчек" дип аталган балалар драма түгәрәге дә үзенең беренче җиңүләре белән шатландыра.

-Балалар бик нечкә хискә ия. Тамашачы балалар да бик кызыксынучан була. Аларның игътибарын бер генә минутка да читкә җибәрергә ярамый. Әгәр тамаша ошамаса, ул торып китәргә дә, кычкырып утырырга да мөмкин. Үзем әзерләгән спектакльне караганда "энә өстендә" утыргандай булам. Күренекле режиссерлар да тикмәгә генә, иң авыры-балалар өчен спектакль кую дип әйтмидер. Балалар өчен спектакль кую-ул иртәгәсе көн өчен тамашачы үстерү дигән сүз. Совет заманында бу һәрбер театрның бурычы иде. Аннан соң берара бу бурыч онытылып торды. Хәзер исә театрлар янә нәни тамашачыны кайгырта башлады,-дип сөйли район мәдәният йорты режиссеры Ринат Кәлимуллин.

Аның җитәкчелегендә Фәнис Яруллинның "Тиен малае Тим-Тим" исемле әсәре буенча куелган спектакль, Кама Тамагы районында үткәрелгән зона-смотр конкурсына тәкъдим ителде. Анда Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Чүпрәле районнарыннан килгән яшь талантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Рузилә Әхмәтҗанова, Эльвира Азизова, Гүзәл Бахитова, Алсу Зартдинова, Вәсилә Кәлимуллина, Дилә Низамова, Айгөл Нәсыйбуллина, Камилә Фәисханова һәм Эльвина Салихова үз рольләрен бик оста башкарганнар. Киемнәрне Рәйнә Бахитова теккән. Дәрәҗәле жюри "Бөтерчек" тәкъдим иткән спектакльгә иң югары билге куйган һәм Диплом белән бүләкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар театры