Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Балкыш” быел да балкыячак

ТР ветераннары арасында "Балкыш" дип аталган республика фестивале үткән ел тәүге мәртәбә үткәрелде. Шуңа да карамастан, аны өлкәннәребез генә түгел, бөтен халык үз итәргә өлгерде.

Әлеге чараның быел да үткәреләчәге турында хат алынгач, ветераннарның район советында киңәйтелгән утырыш узды. Анда үткән ел үзләренең җыр-биюләре белән башта район, аннан соң Буа шәһәрендәге зона һәм инде башкалыбыз Казанда сәхнә тоткан үзешчән һәвәскәрләр дә чакырылган иде. Ветераннар советы башлыгы Фиркать Җәлалов җыр-бию сәнгатенә хирыс булган өлкәннәребезнең уңышларын уңай бәяләде.

-Безнең район талантларга бай, аларны барларга гына кирәк. Яшь вакытта биегән, җырлаган кешене өйрәтеп торасы юк,- ди ул. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Мөнир Насретдинов быел үтәчәк фестивальнең шартлары белән таныштырды. График буенча зона концертлары 15 март көнне Буа шәһәрендә үтәргә тиеш. Аңарчы коллективны барлап, район мәдәният йортында беренче имтихан тоту планлаштырыла. Казанда булачак гала-концертның да көннәре билгеле, Универсиаданы исәпкә алып булса кирәк, аны май аеның икенче яртысында ук үткәрмәкчеләр. "Вакыт бик тыгыз, эшкә бүгеннән үк керешергә",- диештеләр президиум членнары. Аннан соң хор белән башкарылырга тиешле "Җәйнең матур аяз таңнарында" дигән җырны Илгиз Нәсыйбуллин уйнаган көйгә җырлап та алдылар.

Реклама

Утырышның икенче өлешендә хезмәт ветераны Алексей Кутюмовны 75 яшьлек юбилее белән котладылар. Фиркать Сабирович юбилярның узган гомер юлы, җитәкче булып эшләгән елларында ирешкән уңышлары һәм район файдасына намуслы хезмәте турында сөйләде һәм Алексей Аркадьевичка район җитәкчелегенең Рәхмәт Хатын тапшырды (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш"фестивале