Хөкүмәт комиссиясе Чүпрәле районын тикшерде
Үткән атнада районда хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме эшләде.
Ике көн дәвамында эшче төркем райондагы хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге вәзгыятьне өйрәнде. Эшче комиссия составына кергән Юстиция, Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре район оешмаларында тикшерү үткәрде.
Тикшерүчеләрне яшүсмерләр, яшьләр мохитенә йогынты ясый торган барлык аспектлар, хокук бозуларны кисәтү буенча гомуми шартлар кызыксындырды. Алар документларны карап чыктылар, оешма хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрделәр, гражданнар һәм яшьләр белән аралаштылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе дә булды. Аның эшендә оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре, район прокуратурасы, суд органы, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә район Башкарма комитеты залында, ачык диалог форматында үтте.
Эшче төркем әгъзаларының һәрберсе хисап доклады белән чыгыш ясады, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирде. Проблемалы ситуацияләрне хәл итү өчен үсеп килүче буын һәм олылар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне булдырмау буенча профилактик эш алып барырга тиешле оешма вәкилләренең дә фикерләре тыңланды.
Тикшерү нәтиҗәләрен анализлап, эшче төркем җитәкчесе, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов авыл җирлекләре башлыкларына һәм профилактика субъектлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларның кеше проблемаларына якынрак торырга, тирә-юньдә килеп чыгып торган хәлләргә аеруча уяу, игътибарлы булырга, «авыр» контингентка керүчеләр белән эшләүдә үтемле аңлатулар, төзәткеч чаралар табарга кирәклеген әйтте.
– Тискәре күренешләрнең нәтиҗәләре бик аяныч, бигрәк тә, бүгенге көндә. Интернетта шулкадәр күп төрле төрдәге мәгълүмат бар ки, шуңа да оператив позицияләрне ныгытырга кирәк. Көндәлек тормышта әлләни җитди булмаган проблемага игътибар бирмәскә күнектек, әмма бу юкка. Соңыннан ник алай, ник болай булды икән, дип баш ватабыз. Шуңа да проблеманы баштан ук хәл итәргә өйрәнергә, шушы проблемага алып килгән сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Моның өчен райондагы барлык субъектлар үзара бәйләнештә, бергәләп эшләргә тиеш. Шулай эшләгәндә хокук бозуларны булдырмый калу ихтималы бик зур,-диде Мөхәррәм Ибәтов
Министр урынбасары ассызыклавына караганда, күп кенә хокук бозулар яшь гаиләләрдә барлыкка килә - акча җитми, эш табылмый. Бу сәбәпле гаилә мөнәсәбәтләре бозыла, я әти, я әни кеше бозык юлга баса, эчкечелеккә сабыша. Боларның барысын да күргән һәм белгән күршеләр, янәшәдә яшәүчеләр дәшми. “Ә бит әлеге гаиләдә балалар үсә, иң аянычы да шушы үрнәктә тәрбияләнә. Шуңа да барлык проблеманы үзебезнеке итеп кабул итәргә өйрәнсәк иде. Шулай эшли алсак, без ситуацияне тамырдан ук чиштек дип әйтә алабыз. Шул вакытта гына җәмгыятебез сау-сәламәт булыр, район халкы да үз иминлеге, мөлкәте, балалары өчен ышанычлы яклау сизәр, җәмгыятебез файдасына игелекле хезмәт итәр”, диде ул.
Мөхәррәм Ибәтов райондагы хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең торышын уңай бәяләде, чүпрәлеләргә тикшерүчеләрнең нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев