Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Халык инспекторы» эшли

Мобиль кушымта юл хәрәкәте иминлеге сагында тора.

 Ул гражданнарга юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә юлларга мөмкинлек бирә.

Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә терки, бу мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә. Алынган хәбәрләр административ эш кузгату өчен нигез булып тора.

Райондагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Анатолий Михайлов хәбәр итүенчә, кушымта 18 төр хокук бозуны кабул итә. Алар арасында – светофорда кызыл төс янганда чыгу, каршы як полосага керү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, руль артында телефон куллану. Алты категория буенча бүләкләү системасы каралган. Бу гражданнарны юлларда тәртип саклауга активрак катнашырга этәргеч бирә.

– Транспорт чарасы белән идарә иткәндә кушымтаны куллану катгый тыела. Бу – юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра. Әлеге кагыйдәне бозган өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум штраф каралган,-ди Анатолий Михайлов.– Юлларда иминлек – уртак бурыч. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәү өчен шәхси җаваплылык тота. Бары тик уртак тырышлык белән генә без аварияләр санын киметә алабыз. «Халык инспекторы» – җәза бирү коралы гына түгел, ә тәртип һәм җаваплылык формалаштыру механизмы. Иминлек һәрберебездән башлана.
Шуңа күрә җәмәгать контроле һәм гражданлык җаваплылыгы – заман таләбе.

Белешмә

2024 елның сентябреннән башлап Татарстанда «Халык инспекторы» аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында 37 меңнән артык хәбәр теркәлгән. Расланган очраклар буенча гражданнарга 4,6 миллион сумнан артык түләү башкарылган.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев