«Халык инспекторы»–Чүпрәле юлларында имин мохит булдыруга хезмәт итә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшереп җибәргән актив гражданнарга хәзер акчалата бүләкләү каралган.
«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмати системасы Татарстанда 2014 елдан бирле нәтиҗәле эшләп килә. Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар.
«Әлеге программа халык белән җаваплы хезмәтләр арасында ышанычлы элемтә булдыруда мөһим роль уйный. Битараф булмаган райондашлар система аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында тиз һәм уңайлы рәвештә хәбәр итә алалар», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Анатолий Михайлов.
Җитәкченең сүзләренә караганда, кагыйдә бозу очраклары, кыска видеоязма рәвешендә теркәлеп, кушымта аша юллана. Видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерү мәҗбүри, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш.
«Программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә. Бу эшләр юлларда тәртипне ныгытуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итә, - ди җитәкче. – «Халык инспекторы» программасын куллану бик гади. Иң элек кушымтаны үзегезнең кәрәзле телефонга йөкләп урнаштырырга кирәк. Аннары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын видеога төшереп, кушымта аша җибәрергә була. Төшерү һәм заявка юллау тәртибе кушымтада тулысынча аңлатылган».
Шунысы да әһәмиятле: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшереп җибәргән актив гражданнарга акчалата бүләкләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев