Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Ветеринария белгечләре Корбан бәйрәменә чалынсы малларны читтән эзләмәскә куша

Тиздән Корбан бәйрәме җитә. Быел ул 27 майга туры килә.

Ветеринария оешмасы белгечләре бәйрәмгә чалынасы сарыкларны читтән эзләмәскә куша. Районыбызда да җитәрлек алар. Читтән алганда республика, район территориясенә чир керергә мөмкин.

Район ветеринария оешмасы җитәкчесе Рәсим Низамов әйтүенчә  күрше төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять катлаулы булып кала.

– Россия күләмендә мөгезле эре һәм кече терлекләрдәге йогышлы авыруларга бәйле вазгыять куркыныч. Төп чирләр, шул исәптән, бруцеллез, сарыклардагы чәчәк авыруы булуы да күзәтелә. Үзебездәге мал белән генә чикләнсәк иде. Районыбызда да күпләп сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәрлек. Иң мөһиме–алар тикшерелгән. Читтән инфекция кертмәсәк иде,-дип кисәтә Рәсим Низамов.

Соңгы елларда районыбызда чыннан да сарык асраучылар саны арткан. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов  сөйләде.

–Бүгенге көндә районда  5000 ләп  баш сарык барлыгы билгеле. Үз ихтыяҗларыбыз өчен җитәрлек бу. Сарык асраучы эре хуҗалыклардан Городище авылында Петр Архипов, Зур Аксу авылында Александр Данилов крестьян-фермер хуҗалыкларын атарга мөмкин. Шулай ук, җирлекләрдә 50-100ләп баш сарык асраган шәхси хуҗалыклар да бар. Корбанлык малларны кайдан сатып алу мөмкинлеге хакында авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итеп тә белешеп була, -диде ул.

Корбан гаетендә бүләк бирешү, кунакка бару, кунаклар чакыру күркәм санала. Бигрәк тә балаларны шатландыру мактала. Корбан гаете 27 майда башланып, өч көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев