Ветераннарга акча биреләчәк
Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге апрель аенда Татарстан ветераннарына бер тапкыр акча күчерәчәк.
Әлеге игелекле гамәл Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башкарыла.
Матди ярдәмне 8,7 меңнән артык кеше алачак.
80 мең сум күләмендәге түләүне Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары һәм «Ленинградны саклаган өчен» медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» билгеләре булган гражданнар алачак.
Тыл хезмәтчәннәре һәм фашизмның балигъ булмаган тоткыннары 55 мең сум күләмендәге түләүгә өметләнә ала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга исә 10 мең сум күләмендә акча күчереләчәк.
«Әлеге түләүләрне, яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да алырга хокуклы. Аны алу өчен Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннарга ул акча пенсия белән бергә киләчәк», — дип аңлата РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев