Вакытлы хәрби хезмәт үтүче солдатлар махсус хәрби операциядә катнашмаячак
Бу хакта вице-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
Вакытлы хәрби хезмәт үтүче солдатлар хәрби бурычларны үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына җәлеп ителмәячәк. Бу хакта РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары вице-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
Ул солдатларның Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән читтәге хәрби частьләргә җибәреләчәген билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев