Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Үз хокукларыңны беләсеңме?

Һәр кеше — кулланучы. Без азык-төлек, кием-салым, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз.

Иске Чокалы авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Марат Җәлалов «Кулланучыларның белемен арттыру» дип исемләнгән хокукый ликбез үткәрде. Чара Халыкара Кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Очрашу барышында катнашучылар Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тарихы турында мәгълүмат алдылар, сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив-хокукый актлар белән таныштылар.

Шулай ук, көнкүреш товарлары сатып алганда еш кына очраша торган сорауларга җаваплар алдылар. Әйтик, товарның гарантия срогы, кулланучылар һәрвакыт хаклы була аламы һ.б.

Белешмә

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1994 елда барлык төбәкләрдә дә билгеләп үтелә башлады, әмма аңа рәсми рәвештә 1996 елда Россия Федерациясе тарафыннан кулланучылар берлегенең Бөтендөнья оешмасына кергәннән соң нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә башлады. Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: ул ел саен билгеле бер девиз астында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев