Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Тугызынчылар дүрт урынына ике имтихан тапшыра алачак

Быел Татарстанда махсус урта белемнең үтемлелеген киңәйтү буенча эксперимент кертелә.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике предметтан (математика, рус теле) гына имтихан тапшырып та, шушы эксперимент өчен билгеләнгән махсус урта уку йортларына укырга керә алачак.

Экспериментка республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган. Аңа авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, химия тармагы, мәгълүмати технологияләр, нефть технологияләре, бакча-парк, ландшафт төзелеше, график дизайн кебек белгечлекләр кертелгән.

Республикадагы 88 көллиятнең 37се экспериментта катнашмый. Болар – медицина, педагогик, IT-юнәлеш, мәдәният һәм сәнгать юнәлешендәге урта уку йортлары, вузлар каршындагы махсуслаштырылган көллиятләр.

Ә 10 нчы сыйныфта калырга һәм экспериментта катнашмаган көллият-техникумнарга керергә теләгәннәр өчен, элеккечә дүрт предметтан (ике мәҗбүри һәм теләк буенча сайланган ике) имтихан тапшыру кирәк булачак.

Эксперимент нәтиҗәләре буенча, барлык укучылар да бертөрле аттестат алачак, ләкин төрле статуслы. Дүрт имтихан нәтиҗәләре булган аттестат күбрәк хокуклар бирә – 10 нчы сыйныфка да калып, урта уку йортларына теләсә кайсы белгечлеккә дә кереп булачак.

Моннан тыш, май–июнь айларында төп имтиханнарны тапшыра алмаган укучыларга  сентябрь аенда кабат сынау узу мөмкинлеге биреләчәк.  Инде ул чакта да имтиханнарны бирә алмыйча, аттестатсыз, белешмә белән генә чыгучылар өчен дә дәүләт хисабына эшче һөнәрләр буенча көллиятләрдә уку мөмкинлеге биреләчәк.

Белешмә

Татарстанда быел 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучы барлыгы 48 мең укучы исәпләнә. Чүпрәле мәктәпләрен 196 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев