«Туган як» ның 95 еллыгы: «Чүпрәле информ» хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар
Быел «Туган як» район газетасы истәлекле датаны — беренче саны чыгуга 95 ел тулуны билгеләп үтә.
Бу вакыйга уңаеннан традицион «Эшлекле дүшәмбе» дә «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Чүпрәле информ» редакциясе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Чүпрәле районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән Римма Замир кызы Мәүлетова, Энҗе Рәүф кызы Яфизова бүләкләнделәр.
Мактаулы бүләкләрне район башлыгы Марат Гафаров шәхсән тапшырды.
«Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, илһам, кызыклы проектлар һәм, әлбәттә, нык сәламәтлек телим", - дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев