Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Туган як» газетасына ташламалы язылу чоры башлана

6 апрельдән 2026 елның икенче яртысына газета-журналларга ташламалы язылу чоры башлана

Рухи азык, дип саналган газета-журналлар нинди генә чорларда да нәшер ителүләрен дәвам итәләр. Газетабызның да тугры дуслары һәрвакыт янәшәбездә булдылар. Алдагы язылу чорында да тиражыбызны саклап кала алырбыз, дип ышанабыз. Әлбәттә, сезнең ярдәмегез белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

2026–район газетасы өчен юбилейлы ел! 1931 елның 1 маенда аның беренче саны дөнья күрә. Шушы көннән башлап, бер гасыр дәвамында газета район тормышы белән яшәде һәм яши. Матбугат басмасының татар һәм чуваш телләрендә чыгуы да бик әйбәт, моның белән районыбызда яшәүче төп милләт вәкилләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау да тәэмин ителә.

Бүгенге редакция коллективы да район тормышы, авыл җирлекләренең ничек яшәве, мәдәният, сәламәтлек, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәсе, аерым шәхесләребез турында кызыклы, эчтәлекле мәкаләләр яза. Газетабызның электрон версиясе–сайтта да һәм социаль челтәрдәге башка төркемнәрдә дә барлык яңалыклар урнаштырыла. Бер сүз белән әйткәндә, без заман белән бер адымда барырга омтылабыз, илебез, республикабыз, район хакындагы мөһим вакыйгаларны һәм әһәмиятле хәбәрләрне сезгә җиткерергә тырышабыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! II яртыеллыкка ташламалы язылу 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда “Туган як” газетасына язылу бәясе 1093 сум 44 тиенне тәшкил итәчәк. Ташламалы чорда язылып калырга тырышыгыз. Бергә булдык–бергә калыйк, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев