Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган чүпрәлеләргә ел башыннан 19 беркетмә төзелгән
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга – күләмле штрафлар
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга – күләмле штрафлар
Төзекләндерүдә бозылган кагыйдәләр буенча ел башыннан чүпрәлеләргә 19 беркетмә төзелгән.
ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, әлеге кагыйдәне үтәмәүче гражданнар 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифадагы затлар 15000нән 30000 сумга, юридик затлар 200000 сумнан 500000 сумга кадәр штрафка тартыла. Тәртип бозуны төзәтү өчен ел дәвамында бернинди чара да күрелмәсә, гражданнарга кабат 3500дән 5000 сумга кадәр, вазифадагы затларга 30000нән 50000 сумга, юридик затларга 500000нән 1000000 сумга кадәр штраф салына.
Кагыйдәләр буенча, гомуми кулланудагы территориядә, юлларда төзелеш материалларын, продукция, шул исәптән салам, печән кебек мал азыгын, тиресне саклау, чүп ташлау тыела. Һава торышы кызу, коры торганда, җилле көннәрдә, шулай ук янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда җирлек территориясендә көнкүреш калдыкларын, кипкән яфрак, агач материалларын яндыру ярамый. Тротуарларда, газоннарда, йорт аркаларында контейнерлар һәм бункерлар урнаштыру да рөхсәт ителми. Рекреацион, сусаклагыч зоналарга, яр буйларының саклана торган территорияләренә, суга чүп ташлаучы шулай ук административ җәзага тартыла. Гомумән, закон кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче гамәлләрне тыя.
Йорт янында шулай ук транспорт юу, йөк машиналарын саклау, контейнер мәйданчыкларына юлны ябу, территорияне койма белән әйләндереп алу, гомуми куллану урынында үз белдегең белән корылмалар төзү, аны металл, төзелеш калдыклары һәм башка төрле чүп белән тутыру, урамга пычрак су түгү ярамый. Шулай ук тиешле документлардан башка автотранспорт өчен түләүле стоянка оештыру тыела. Җирлекләрдәге төзекләндерү объектларына, кече архитектура формаларына, яшеллеккә зыян салу административ җәзага тартуга китерә, дип белдерә район Башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссия.
Шушы көннәрдә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Административ комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. Утырыш эшендә Чүпрәле районы прокуроры урынбасары Дмитрий Зиновьев һәм комиссия әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә-Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясы буенча административ хокук бозулар турындагы эшләр каралды.
Нигездә, Алешкин-Саплык һәм Иске Чүпрәле авыл җирлекләрендәге чүп-чар контейнер мәйданчыкларының чистартылмавы тикшерелде. Моннан тыш, комиссия физик затлар тарафыннан азык - төлек продукциясе белән рөхсәтсез сәүдә итү очракларын карады. Һәр хокук бозу очрагы буенча буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев