«ТАТМЕДИА«да иң яхшы хат ташучыларны бүләкләделәр
«Иң яхшылар» арасында Чүпрәледән Рамилә Әсадуллина һәм Галина Варзорова да бар иде.
Республика медиахолдингына бүләкләүгә республиканың барлык почмакларыннан үз шәһәрләрендә һәм районнарында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән хат ташучылар килде.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, һәрвакыттагыча, бу яртыеллыкта да матбугат чараларына яздыру буенча бәйге игълан иткән иде. Бәйгегә бу көннәрдә нәтиҗә ясалып, хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында җиңүчеләр билгеләде.
Хат ташучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләп, уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«ТАТМЕДИА» АҖнең генераль директоры Шамил Садыйков, «Без хат ташучылар белән „бер көймәдә йөзәбез“ һәм уртак эшнең җайга салынуын газета-журналларга яздыруның нәтиҗәсе күрсәтә», дип билгеләп үтте.
Бүләкләү тантанасында «Татарстан почтасы» җитәкчесе урынбасары Алексей Костин да катнашты. Ул исә редакция җитәкчеләрен «партнерлар» диде.
Рамилә Әсадуллина һәм Галина Варзоровага бүләкне Шамил Садыйков тапшырды.
Хат ташучыларның икесен дә хезмәт стажлары ике дистә елга якын. Рамилә Әсадуллина—Иске Кәкерле, Галина Николаевна—Зур Аксу почта элемтә бүлекчәләрендә хезмәт куялар.
—"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең хезмәтебезне тануына бик шатбыз. Бүләк алуы бик күңелле, — диделәр алар. — Без авылда туган- үскән, шуңа да әлеге яшәеш якын, кешеләре дә—үз туганыңдай. Авылда газета укучыларыбыз бар әле, шуңа куанабыз, район һәм республика яңалыкларын, пенсия һәм хатларны, элеккегечә үк, көтеп алалар. Хезмәтеңнең нәтиҗәсе булгач, эшләве дә күңелле, -диләр хат ташучылар.
Белешмә
Бәйгенең шартлары:
-яздыру тиражының абсолют һәм процент әһәмияте;
- «язылу тыгызлыгы», ягъни почтальон хезмәт күрсәтә торган территориядә бер йортка туры килә торган газета-журнал саны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев