«ТАТМЕДИА» иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләде
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә “Татарстан почтасы” белән берлектә почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә 2026 елның беренче яртыеллыгында газета-журналларга яздыру кампаниясендә актив эшләгән почтальоннар бүләкләнде.
Тантанага 2025 елның беренче яртыеллыгында газета- журналларга яздыру буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләр чакырылды. Әлеге конкурс 2009 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләрнең барысы да мактау грамотлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, почта хезмәткәрләренә акчалата премияләр дә тапшырылды.
Сер түгел, бүгенге цифрлаштыру чорында газета-журналларның тиражын саклап калу елдан-ел кыелаша бара. Шуңа да бәйгенең максаты, матбугат басмаларының яшәшәен дәвамлы итүне күздә тота. Ә моңа турыдан –туры почта хезмәткәрләренең эшчәнлеге бәйле. Бу хакта почта хезмәткәрләрен сәламләп, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та әйтеп үтте.
– Халыкка мәгълүмат таратуда почтальоннар белән уртак эш башкарабыз. Сез безнең ышанычлы таянычыбыз, хезмәтегез өчен рәхмәт! Нинди генә вазгыять, нинди генә проблемалар булса да, без соңгы яздырып алучыга чаклы газета һәм журналлар чыгарачакбыз, - диде.
“Россия почтасы” акционерлык җәмгыятенең “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Костин:
–Почта хезмәте һәрвакыт халык өчен яшәде, халык та һәрвакыт почта, хат ташучылар белән бергә булды, һәр өйдә хат ташучылар көтеп алынган кунак ул. Бу бүген дә шулай, почта–халык өчен эшли һәм эшлиячәк.
“Шәһри Казан” газетасының баш редакторы Радик Сабиров та почта хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерде, республика, район редакцияләренең почта хезмәткәрләре белән өзлексез элемтәдә булуын ассызыклады.
Чарага барлык республика районнарыннан да конкурста җиңүче почтальоннар чакырылган иде. Чүпрәле районыннан “Туган як” газетасын иң күп яздыручы Иске Кәкерле почта элемтәсе бүлеге хат ташучысы Дания Миначева һәм Уби почта элемтәсе бүлегеннән Марина Самандеева да бар иде. Аларның икесенең дә шактый гомерләре почта хезмәтендә узган, икесе дә үз эшләренә тугры калып, эшләрен яратып башкаралар.
–Мин ике дистәдән артык почтада эшлим. Тормышның нинди генә авыр вакытлары булмасын, бервакытта да хезмәтемне ташларга уйлаганым булмады. Чөнки һәр йортта мине көтеп торучы өлкән яшьтәге әби-бабайларым бар. “Бүген газет китерәсеңдер бит, я булмаса, бүген пенсия көне бит”, -дип шалтыраталар. Соңга калсаң, шелтә дә белдерәләр әле,-ди шаяртып Марина Самандеева.
Марина үзе дә Уби авылында туып-үскән, тормышка чыккан, ике бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә авылда ялгызы, балалары булмаган карчыкны да тәрбияләгән алган. “Бер-беребезгә таяныч, иптәш булып яшибез”,-ди ул.
Дания апа Миначева да Иске Кәкерле авылында туып-үскән. Шуңа да туган авылыннан читтә яшәүне күз алдына да китерми. Өч бала тәрбияләп үстергән, олы тормыш юлына чыгарган. Язмышы “Татар хатыны ниләр күрми?” дигән гыйбарәгә туры килеп тора. Тормыш нинди генә авырлыклар бирсә дә сынмый, сыгылмый, яшәүдән тәм тоеп яшәргә тырыша. Күпләп мал-туар асрыйлар, авыл өлкәннәренә дә игътибарын бирергә җитешә.
–Авылымны, халкымны, эшемне һәрвакыт яратып яшәдем һәм яшим. Көнем 4 сәгатьтән башлана, кич тәмамлана. Теләк барында барысына да җитешеп була,-ди Дания апа Миначева.
Менә шундый тормышка гашыйк хат ташучыларыбыз булганда район матбугатының яшәячәгенә дә өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев