«Татмедиа» җәмгыятенең «Яңа медиалар фестивале»ндә чүпрәлеләр дә җиңү яулады
Чарада республиканың барлык район редакцияләреннән 100дән артык кеше: журналист, мөхәррир һәм SMM-белгеч катнашты.
Чараның максаты — яңа талантлар табу, киләчәктә эшчәнчлекне оештыру һәм цифрлы трансформациягә йөз тоту.
«Татмедиа» АҖнең генераль директоры Шамил Садыйков:
—Бүген нинди генә өлкәне алсак та, бөтенесе онлайн режимда эшли. Цифрлаштыру журналистика өлкәсенә дә зур үзгәрешләр кертүне таләп итә. Интернет мәйданында яңалыклар элек берничә көн яшәсә, хәзер аларның гомере сәгатьләп, хәтта минутлап үлчәнә. Әлеге тизлеккә журналистларның да ярашуы мөһим, бу очракта ясалма фәһемне куллану, аның фунцияләрен, цифрлы инструментларны өйрәнү — көнүзәк мәсьәлә булып тора.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та медиа өлкәсендәге үзгәрешләрнең тизлегенә басым ясады:
"Безнең бурыч — аудиториядән бераз тизрәк булу кирәк. Шуңа күрә белемле булу мөһим«,-диде ул.
Фестивальдә катнашучылар «Мәгълүмати дизайн», «Креатив тренд-концепция», «Видеосторителлинг» һәм «Цифрлы редактор» номинацияләрендә эшләрен тәкъдим итеп, акчалата бүләкләр алдылар.
Җиңүчеләр арасында редакциябезнең SMM-белгече Анжелика Трифонова да бар. Ул «Креатив тренд-концепция» номинациясендә «Армиягә чувашча озату: саклаучы һәм яклаучы гореф-гадәтләр» исемле видеосы белән 3нче урынны яулады.
Фестивальнең төп җиңүчесе Айнур Җамалетдинов исә 100 мең сум күләмендәге гран-прига ия булды.
Айнур —"Интертат" газетасында эшли һәм ул — Чүпрәле егете. Иске Кәкерледә туып-үскән, КФУда белем алган. Айнур ясалма фәһем ярдәмендә мәкалә язу процессын тасвирлаган видео ясаган.
«Яңа медиалар фестивале» ел саен узачак, дип билгеләделәр оештыручылар. Шул ук вакытта аның программасы үзгәреп торачак, технологияләр үсеше белән янәшә барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев