Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда хуҗасыз этләргә бәйле яңа закон кабул ителде

Режим кертелгән территориядә, стерильләштерелгәннәрне һәм тамгалары булганнарны да кертеп, йортсыз хайваннарны аулау үткәрелә.

Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибе расланды. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Документ нигезендә, аерым режим ике очракта кертелә ала:

  • –хайваннар арасында куркыныч авырулар таралу куркынычы булганда
  • –сукбай хайван кеше сәламәтлегенә зыян китергән очракта.

Муниципаль хакимиятләр бу турыда Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итә.

Режим үзе карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Әгәр сүз кешегә һөҗүм турында бара икән, режим  булган хәл турында белгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.

Режим кертелгән территориядә, стерильләштерелгәннәрне һәм тамгалары булганнарны да кертеп, йортсыз хайваннарны аулау үткәрелә. Терлекләрне вакытлыча тоту пунктларына тапшыралар. Әгәр 20 календарь көн эчендә хуҗасы табылмаса, хайван үтерелергә тиеш.

Вакытлыча тоту пунктлары хуҗалары терлекләр кергәннән соң өч көн эчендә алар турындагы мәгълүматны интернетка урнаштырырга тиеш. Режим өч айдан да озаграк дәвам итә алмый.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев