Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда хатын-кызларга түләүләрне арттырырга җыеналар

Татарстанда авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләрне арттырырга җыеналар.

Бу уңайдан тиешле проект гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда бирелә торган түләүне 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә. Ә инде 29 яшькә кадәрге әниләр өчен өченче һәм аннан соңгы һәр балага түләү күләмен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр арттыру карала.

Түләүләрне алу өчен хатын-кызларга кимендә өч ел авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәү таләп ителә. Әлеге чара авылларда демографик хәлне яхшыртуга, яшь гаиләләрне авылда калдыруга һәм күпбалалы гаиләләр санын арттыруга юнәлтелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев