Татарстанда үзмәшгульләр түләүләр ала алачак
Анда катнашу өчен «дәүләт хезмәтләре» порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк.
2026 елның 1 январеннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.
Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми. Эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.
Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда–1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта –1 920 сум тәшкил итә.
Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.
Эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылу өчен гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев