Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «ЭкоЯз» конкурсы старт алды

Төп максат – чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән санитар-экологик икеайлык башланды. Төп максат – чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.

Ике айлык белән бергә «ЭкоЯз» республика конкурсы да башланып китте, ул быел Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Экоярдәмче» (шәхси номинация): кече төркем (18 яшькә кадәр) һәм өлкән төркем (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк);

- «Экоберләшмә» (коммерциячел булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.);

- «Экогаилә»;

- «Экокоманда» (мәгариф оешмалары): кече төркем (балалар бакчалары) һәм өлкән төркем (мәктәпләр);

- «Экопартнерлар» (массакүләм мәгълүмат чаралары): интернет басмалар һәм телевизион ММЧ;

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Конкурс 8 атналык марафон форматында уза, анда һәр атна конкрет темага багышлана.

1 нче атна «Канатлыларга ярдәм ит» дип атала, ул кошларга ярдәм итүгә багышланган. Бу атнада җимлекләр һәм сыерчык ояларын үз кулларың белән ясарга, аннары аларны паркларга һәм скверларга эләргә була.

2 нче атна «Зоокайгырту» дип атала. Катнашучылар приютларга бара, азык, уенчыклар китерә, шулай ук карауга һәм игътибарга мохтаҗ хайваннар белән вакыт үткәрә алалар.

3 нче атна «Экологик илһам калейдоскобы» булачак. Бу атнада икенчел чималдан рәсемнәр һәм эшләнмәләр, шулай ук МХО сугышчылары ихтыяҗлары өчен файдалы әйберләр ясарга тәкъдим ителә.

4 нче атна «Табигать язмышы безнең кулларда» темасына багышланачак. Катнашучылар җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары утыртырга тиеш. 26 апрельдә Татарстан Республикасы Туган тел көнен һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 яшьлек юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәк. Халыкның мәдәни мирасына һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән барлык постларны 4 атнада татар телендә бастырып чыгарырга кирәк булачак.

5 нче атна – «Тынычлык, хезмәт, май». Бишенче атна йортлар, мәктәпләр, парклар һәм скверлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

6 нчы атна «Безнең геройлар янәшә яши» темасын яктырта. Конкурсның киләсе этабы мемориалларны, һәйкәлләрне төзекләндерүгә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, МХО катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүгә багышланган.

7 нче атна «Без аерым җыю яклы» темасын колачлый. Катнашучыларга макулатура, пластик, электроватык, кием-салым җыярга һәм тапшырырга кирәк.

8 нче атна «Чиста су» темасына багышлана. Марафонның йомгаклау атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга юнәлдереләчәк. Катнашучылар елга, күл һәм буа ярларын җыештыру өчен җыелачак.

«Экояз»да хәзер үк катнаша башларга мөмкин. Моның өчен беренче атнадагы биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңдә пост урнаштырырга һәм 5 нче апрельгә кадәр чат-ботка хисап җибәрергә кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1.

Табигатькә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Конкурсның барлык нечкәлекләре һәм конкурсның Нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев