Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

Чисталыкны тәэмин итү кирәк

Чара 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Чүпрәле районында икеайлыкны оешкан төстә үткәрү буенча эш планы расланды. Анда район үзәгендә, авыл җирлекләрендә өмәләр үткәрү, көнкүреш калдыкларын теләсә кая түгүгә юл куймау, полигоннарны тәртиптә тоту, табигатьне саклау, елга буйлары, парклар, балалар мәйданчыклары, халыкның күпләп йөрү һәм ял итү урыннарын тәртипкә китерү турында сүз бара. 
Үз йорт тирәсен тәртиптә тоту исә йорт хуҗаларының бурычы.

Икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан «ЭКОяз — 2025» акция — бәйгесе игълан ителә. Катнашучыларга төрле номинацияләр буенча җиңүләр яулау мөмкин. Традиция буенча республикада иң яхшы экогаилә, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалдын сайлаячаклар.

Моннан тыш, санитар икеайлыкка район башлыгы Марат Гафаров та чүпрәлеләрне социаль челтәрләр аша иҗади якын килергә чакырды. 

«Өмәләр үткәрү—ул безнең кече Ватаныбыз турында кайгыртуның күркәм чагылышы,- дип билгеләп үтте ул. 

Районны чистарту инициативасын Беренчеләр хәрәкәте активистлары күтәреп алды. Яшьләр урамнарда чүп калдырырга ярамаганлыгы һәм чисталыкны саклауның мөһимлегене турында видеокүзәтү үткәрделәр.

Әлеге проектка һәркем кушыла ала. Моның өчен фото, видео, постлар яки рәсемнәр аша экологик сакчыллыкның мөһимлеген искә төшерергә генә кирәк. 

Эшләрне исә #Дрожжановскийрайон хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырасы. 

Иң оригиналь дип табылган эш авторлары район Сабантуенда бүләкләнәчәк.

«Чисталык чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә тәэмин ителә», дигән әйтем бар. Чүпләмик, чистартыйк, дуслар!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев