Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда контракт нигезендә хәрби хезмәт итүгә килешү төзергә мөмкин

Хәрби хезмәт һәм изге бурыч

Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр. Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында  – бөтенләй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә.

Моннан тыш бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән.

Татарстанда 117 хезмәте Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контрактка кул куярга ниятләүчеләр өчен аерым «Кайнар линия» эшли.  Аңа эләгү өчен 117 номеры аша шалтыратып, 4нче төймәсенә басарга кирәк. Кандидат башлангыч күрсәткечләре буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзү өчен кулай табылса, аның мәгълүматлары сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырыла.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә  өйрәтелә.

Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117)  буенча шалтыратырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев