Татарстанда «Каршы полоса» профилактик операциясе башланды
Каршы полосага чыгуның бәһасе аяныч
Чара 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә һәм киметүгә юнәлдерелгән.
Статистика күрсәткечләре аяныч. 2026 елның өч аенда гына да республикада шундый төрдәге 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 26 кеше һәлак булган һәм 113 кеше яраланган.
Чүпрәле районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны чиксез игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
–Каршы як полосага чыгар алдыннан автотранспорт йөртүче алдагы транспортны узып китү өчен җитәрлек ераклыкны сайларга, хәрәкәттә катнашучыларга куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. Юлда авторанспортны узуга бәйле рәвештә тыелган билгеләр булганда әлеге маневрны ясау гомумән тыела. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган. Кабат хокук бозган очракта җәзалар тагын да катгый билгеләнә,-ди райондагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Чара кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев