Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый башлады

Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.

Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый башлады. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«2026 елның мартыннан комплекслар машина йөртүчеләрнең кулларны кулланмыйча гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазланмаган транспорт чараларында мобиль телефон куллануын ачыклый башлады», – диелә хәбәрдә.

Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.

Ведомствода искәртүләренчә, руль артында телефон кулланган өчен штраф 1500 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев