Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда инвалид балаларны карау өчен 22 мең көннән артык түләгәннәр

Әлеге максатларны тәэмин итүгә 134 миллион сум акча җибәрелгән инде.

Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 елда инвалид балаларның ата-аналарына 22 503 өстәмә ял көне түләде.

Ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә айга дүрт көн ял бирелә, алар инвалид балаларны карауга багышлый алалар. Көннәрне рәттән алырга яки ай дәвамында төрле даталар буенча аерырга мөмкин, әмма файдаланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый.

«Өстәмә ял көннәрен соңыннан 24 көнгә кадәр дәвамлы бер тапкыр бирелә торган отпуск итеп рәсмиләштерү һәм аны инвалид баланы карауга багышлау өчен тупларга мөмкин. Моның өчен эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә кирәк», — дип ачыклык кертте Социаль фондның Татарстан бүлеге буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев