Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау максатыннан профилактик чаралар уза

Акция 18 майда старт алган иде, ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Игътибар – балалар!»

Татарстанда балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау максатыннан профилактик чаралар уза

Акция 18 майда старт алган иде, ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Игътибар-балалар!» чарасы кысаларында төп игътибар:

–машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерүгә;

– машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәүләренә бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын профилактикалау чараларына;

–яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру чараларына;

–яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларга;

–балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту мәсьәләләренә;

–балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту буенча сәламәтләндерү лагерьларында бәйгеләр, викториналар һәм башка чараларга биреләчәк.

Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Анатолий Михайлов юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга өнди.

–Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларның куркыныч тудырырга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юллар янында, караучысыз калмавын тәэмин итәргә кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә җиткәч тә балаларны тотып тору җайланмасында йөртергә киңәш итә. Исегездә тотыгыз: балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары,-ди баш автоинспектор.

Саннар

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 97се яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев