Татарстанда 100 дән артык МХО ветераны кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелгән ярдәм «Кадрлар» илкүләм проектының төп максатларына тулысынча туры килә.
Татарстанда яшәүче, эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 66 проценттан артыгы хезмәт базарында үз урынын тапкан.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 ел башыннан кадрлар үзәкләренә 154 МХО ветераны мөрәҗәгать иткән. Аларның 102се эшле булган. Моннан тыш, 5 кеше шәхси эшен башлап җибәргән, ә 52се бушлай һөнәри белемен күтәргән.
Шунысын да өстәргә кирәк: мөрәҗәгать иткән һәр махсус хәрби операциядә катнашучыга шәхси карьера консультанты беркетелә, ул аңа бөтен этапларда да ярдәм күрсәтә – резюме әзерләүдән башлап эш интервьюсына әзерләнүгә кадәр.
Хәзерге вакытта ветераннар республика предприятиеләрендә автоматик линияләр операторлары, машина йөртүчеләр, нефть һәм газ чыгару операторлары, эретеп ябыштыручылар, электр-газ эретеп ябыштыручылар һәм башка төрле белгечлекләр буенча хезмәт куялар.
Бу категория гражданнарны яңадан укыту өчен «Россия эше» порталында сигез белем бирү программасы тәкъдим ителә. Алар арасында мәгълүмат аналитигы, ясалма интеллект системалары белән эшләү белгече һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы кебек киләчәкле юнәлешләр бар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелгән ярдәм «Кадрлар» илкүләм проектының төп максатларына тулысынча туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев