Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстан китапханәчеләрен ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Бу китапханә хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырачак һәм укучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк.

Татарстанда китапханә белгечләре өчен квалификация күтәрү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырылачак, аларны китапханә эшендә ясалма интеллект кулланырга өйрәтәчәкләр. 

Хәзер укулар уздыру өчен  оештыру эшләре бара. Гаризалар 2025 елның 19 ноябренә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә RosTenderinfo порталы. Җиңүче ике көнлек "Китапханәдә ясалма интеллект: теориядән практикага"курсын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш булачак. Бу эш 20 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу максатларга республика бюджеты 1,2 миллион сум акча бүлеп бирде. 

Хезмәткәрләрне укыту 9-16 декабрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында китапханәчеләр ясалма интеллект белән эшләүнең заманча коралларын һәм методларын үзләштерергә тиеш булачак.

Фото  ясалма интеллект белән эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев