Студент кызларга йөклелек буенча пособие 96 мең сумга кадәр артачак
Ул хәзер төбәк яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә
Көндезге бүлектә укучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме уртача 96 мең сумга кадәр арттырылган. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Бердәм Россия. Нәтиҗә бар!» форумының пленар утырышында ясаган чыгышында ул ярдәм чарасының студент кызларга һәм аспирантларга кагылуын һәм төбәк яшәү минимумыннан чыгып исәпләнүен билгеләп үтте.
«Шунысы да мөһим, без студент кызлар һәм аспирантлар өчен йөклелек буенча пособие керттек. Ул хәзер төбәк яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә, аның уртача күләме дүрт тапкыр артып, 96 мең сумга җитте», - диде Голикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев