Спорт «КЭС-БАСКЕТ» Чүпрәледә көчлеләрне ачыклады
11-12 ноябрь көннәрендә районда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы булып узды.
Беренче көнне ярышлар кызлар командасы, икенче көнне ир-егетләр арасында оештырылды.
Спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм спорт, яшьләр эше, туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов сәламләде, уңышлар теләде.
Кызлар ярышларында җиңү өчен 12, егетләр арасында 13 команда көрәште, алар өч төркемгә — «А», «Б» һәм "В"га бүленде. Уеннар 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спорт залында,"Алтын" һәм «Чемпион» спорт комплексларында узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча кызлар арасында призлы: 1 урынны — Шланга урта мәктәбе командасы; 2 урынны— Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы; 3 урынны— Зур Аксу урта мәктәбе командасы яулады.
Егетләр арасында: 1 урынны — 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы; 2 урынны— Иске Чүпрәле күп профильле лицей командасы; 3 урынны— Зур Аксу урта мәктәбе командасы яулады.
Барлык призерлар да дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Турнирның иң оста уенчылары булып, Шланга урта мәктәбе укучысы Диана Миначева һәм Артур Низамов танылдылар.
Турнир кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчыклар та оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев