Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Соңгы ике эчендә Чүпрәледә 65 IT-җинаять очрагы теркәлгән

Соңгы вакытта мошенниклыкның иң киң таралган алдау төре, ул– мессенджерлар аша төрле сылтамалар яки файллар белән хәбәрләр тарату тора.

Интернет-мошенниклар халыкны алдау өчен иң еш очракта нинди механизмнар куллана? Кибермошенниклар тозагына эләкмәс өчен нишләргә? Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары-полиция җитәкчесе Ранис Латыйпов сөйли.

–Соңгы ике елда районыбыз халкы кибермошенникларның хәйләләренә ешрак эләгүе күзтелә. Әйтик, 2024 елда әлеге төр категориядәге 23 җинаять эше кузгатылга булса, 2025 елда ул ике тапкырга диярлек –42 гә кадәр артты. Мошенникларның төп хәйлә төрләре булып, халыкны банк карталары нигезендә, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, алдалап, соңыннан кредитлар һәм микрозаймнар рәсмиләштерү тора. Ике елда райондашларыбыз, шул рәвешле, 18 млн. сумга алданган,-ди Ранис Латыпов.

Җитәкче урынбасары сүзләренчә, соңгы вакытта мошенниклыкның иң киң таралган  алдау төре, ул– мессенджерлар аша төрле сылтамалар яки файллар белән хәбәрләр тарату тора. Сылтама буенча яки файлны ачып кергәннән соң, телефонга шушы файллар нигезенә урнаштырылган зарарлы программалар-вируслар автомат рәвештә урнаша. Вирус телефонга яки компьютерга үтеп кергәч, барлык шәхси мәгълүмат, банк кушымталарыннан парольләр мошенникларда була. Шул рәвешле, алар барлык акчаларны хисаплардан үзләренә күчерә һәм кредитлар рәсмиләштерә. Вируслар смс җибәрә һәм сезгә килгән смсларны укый ала, бу микрокредитлар рәсмиләштерергә, «дәүләт хезмәтләренә» керергә мөмкинлек бирә. Телефон хуҗасы аның исеменнән мондый операцияләр ясалуын хәтта белми дә кала.

–Кибермошенниклык инде берничә ел дәвамында актуаль проблема һәм иң киң таралган җинаять төрләренең берсе булып тора. Мошенниклар соңгы вакытта актуаль булган яңалыкларны яки вакыйгаларны куллана, кешеләрне куркыта яки, киресенчә, бик зур файда вәгъдә итә. Россиядә аферистлар кешеләрнең акчаларын урлау өчен яңа инструмент – дипфейк, ягъни  нейрочелтәр ярдәмендә кешенең йөзе белән реалистик видео ясый. Аннары генерация ярдәмендә ясалган ялган видеоны кешенең дуслары яки туганнарына җибәрәләр. Кыска видеороликта “якын кешеләрнең” көтмәгәндә авырып китүе, авариягә очравы яки эштән куылуы турында сөйли һәм билгеле бер счетка акча күчерүләрен сорый. Кайбер очракларда мошенниклар эш бирүчеләрнең, дәүләт органнары хезмәткәрләренең, потенциаль корбан эшли торган өлкәдә танылган шәхесләрнең дипфейкларын ясый. Һәр кешенең йомшак урыннары бар. Хәтта бик акыллы кешеләр дә эмоцияләргә бирелә. Мошенниклар моны бик яхшы ачыклый һәм үз файлаларына куллана. Шуңа да иң гади чара – таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратуларга җавап бирмәү. Әмма инде җавап биргәнсез икән, трубканы куярга һәм якыннарыгыз белән киңәшләшергә, шалтыратырга, мошенниклар әйткән хәбәрнең дөреслеген ачыкларга, полициягә хәбәр итәргә кирәк, - дип  киңәш бирә Ранис Латыпов.

Мошенниклардан саклануның универсаль кагыйдәләре:

  • –беркайчан да телефон аша кодлар хәбәр итмәгез;
  • –таныш кешегез җибәргән очракта да сылтамаларны үзегез тикшерегез;
  • –ата-аналар контролен кулланыгыз: мошенниклар еш очракта балалар аша зыян китерә;
  • –әгәр нәрсә дә булса артык ашыгыч, артык отышлы яки артык эмоциональ килеп чыккан икән – бу алдау;
  • –мөмкин булган һәр җирдә ике факторлы аутентификация кулланыгыз;
  • –таныш булмаган кешеләр үтенече буенча телефоныгызга кушымталар куймагыз;
  • –мессенджерларда иминлек көйләүләрен даими тикшереп торыгыз.

Кибермошенниклыкка каршы тору чаралары турында «РФ Дәүләт хезмәтләре», «Финанс культурасы» порталларында, Эчке эшләр министрлыгы сайтында һәм РФ Үзәк банкы порталында белергә мөмкин. «Вестник Киберполиции России» рәсми каналына мессенджерларда көн саен мошенниклыкның яңа төрләре турында постлар бастырыла. Шулай ук әлеге сайтлар һәм порталларга кереп үзегезнең очракны тикшерергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев