Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Синоптиклар Татарстанда җәйнең нинди булачагын фаразлаган

Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак.

Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга һава торышы фаразын бастырган

Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура нормадан югарырак, якынча +5,4 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем күләме исә гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм күләмендә көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айларында һава температурасы күпьеллык нормага якын булачак. Бу чорда явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләрдә сакланачак.

Июль ае бераз эссерәк булачак дип көтелә — температура нормадан югарырак булуы ихтимал. Бу ай өчен уртача күрсәткеч +19,9 градус тирәсе.

Сентябрьдә исә явым-төшемнәр азрак булуы мөмкин. Гадәттә бу айда 48 мм чамасы яңгыр ява, әмма быел бу күрсәткеч түбәнрәк булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев