Салымнарны түләү вакыты бетеп килә
Ә сез түләдегезме әле?!
Ноябрь ае—салым органы хезмәткәрләре өчен аеруча кызу чор. 21 ноябрь исә — Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне. Әлеге уңайдан без Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары Галина Юсупова белән әңгәмә кордык.
—Галина Витальевна, бүгенге Федераль салым хезмәте турында ниләр сөйләр идегез?
— Федераль салым хезмәте—илебезнең иң прогрессив һәм клиентларга яраклаштырылган ведомстволарының берсе. Ведомство иң алдынгы технологияләр белән тәэмин ителгән, клиентларга уңайлы яңа электрон сервислар һәм хезмәтләр ел саен үсештә.
—Агымдагы елда салым түләү өлкәсендә яңалыклар бармы?
—Салым түләүченең «шәхси кабинеты» булганнарга, шулай ук, Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучыларга электрон хәбәрләр 20 сентябрьдән үк җибәрелә башлады. Калганнарга хәбәр почта аша җиткерелде. Түләргә тиешле салым 300 сумнан кимрәк булган очракта, хәбәр җибәрелми. 2024 елның салымнарын да капларлык акча күчерелгән булса, ул очракта да хәбәр ителми. Салым түләүдә ташламага ия булу хокуклары да саклана. Шул исәптән, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре, контрактчылар, Росгвардиядә хезмәт итүчеләр милек салымнары түләүдә ташламалардан файдалана. Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгу алдында торучылар һәр төрдәге милеккә салым ташламаларына хокуклы. Алар фатирның берсенә, йортның берсенә, гаражның яки машина-урынның берсенә, шулай ук, 50 квадрат метрга кадәрге мәйданлы хуҗалык корылмасы өчен салым түләми. Пенсионерларга һәм пенсиягә чыгу алдында торучыларга җир кишәрлекләренең 6 сутый өлешенә салым билгеләнми, ләкин 6 сутыйдан артып киткән өлешенә салым салына. Банкларга саклауга куелган акчаларның процент өлешенә дә салым бар.
—Салым түләүләрен ничек башкарырга?
— Салымнарны үзең өчен генә түгел, ата-анаң, балаларың өчен дә түләргә була. Моны «Уплата налогов и пошлин» сервисы, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы яки «Шәхси кабинет» аша башкарырга мөмкин. Салым түләү турында хәбәр килмәгән очракта авыл җирлекләренә, күпфункцияле үзкләргә, я булмаса, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең адресыбыз: Яшел Үзән шәһәре, Туктаров ур., 1нче йорт. Сайт: nalog. gov. ru.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Дәвам итеп
Татарстанлылар быел 11,5 миллиард сум милек салымы түләргә бурычлы. Җир салымы — 1,9 миллиард сум, транспорт салымы — 5,7 миллиард сум, милек салымы — 3,9 миллиард сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев