Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Рөстәм Мөхәммәтҗанов: «Иминлек һәрберебездән башлана»

“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле ысулларының берсе.

Әлеге  кушымтасының әһәмияте турында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов белән әңгәмә кордык

–Рөстәм Искәндәрович, “Халык инспекторы” кушымтасының әһәмияте нидән гыйбарәт? Бу хакта тулырак сөйләп үтегез әле...

–“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы –ул юл хәрәкәтен җәмәгать контролендә тотуның нәтиҗәле коралы. Ул гражданнарга юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә юлларга мөмкинлек бирә. Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә терки, бу мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә. Алынган хәбәрләр административ эш кузгату өчен нигез булып тора.

 –Кушымтада нинди хокук бозулар кабул ителә? Актив кулланучылар өчен кызыксындыру чаралары каралганмы?

–Бүген кушымта 18 төр хокук бозуны кабул итә. Алар арасында – светофорда кызыл төс янганда чыгу, каршы як полосага керү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, руль артында телефон куллану. Алты категория буенча бүләкләү системасы каралган. Бу гражданнарны юлларда тәртип саклауга активрак катнашырга этәргеч бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәбәрләр аноним булып кала.

 –Транспорт чарасы белән идарә иткәндә кушымтаны кулланырга ярыймы?

– Юк. Транспорт чарасы белән идарә иткәндә кушымтаны куллану катгый тыела. Бу – юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра. Әлеге кагыйдәне бозган өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум штраф каралган.

– Район  халкына нинди мөрәҗәгать җиткерер идегез?

– Юлларда иминлек – уртак бурыч. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәү өчен шәхси җаваплылык тота. Бары тик уртак тырышлык белән генә без аварияләр санын киметә алабыз. Шуңа да һәркем моңа тулы җаваплылык белән карасын иде. «Халык инспекторы» – җәза бирү коралы гына түгел, ә тәртип һәм җаваплылык формалаштыру механизмы. Иминлек һәрберебездән башлана.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Белешмә

2024 елның сентябреннән башлап Татарстанда «Халык инспекторы» аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында 37 меңнән артык хәбәр теркәлгән. Расланган очраклар буенча гражданнарга 4,6 миллион сумнан артык түләү башкарылган.

Татарстанда  «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев