Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Россиялеләр балаларын укыткан өчен 110 меңгә кадәр акчаларын кире кайтара ала

Салым чигерүләре 24 яшькә кадәрге баланы көндезге формада укыту чыгымнары өчен, шулай ук 18 яшькә кадәрге балалар өчен бирелә.

2026 елда балаларның белем алуына социаль салым чигерүләренең гомуми еллык лимиты һәр бала өчен 110 мең сум тәшкил итә. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Екатерина Голубцова хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, россиялеләр медицина хезмәтләре, белем алу, шулай ук фитнес белән шөгыльләнүгә социаль салым чигерүләрен ала ала.

Шул рәвешле, НДФЛ ставкасы 13 процент булганда ата-ана 14,3 мең сумга кадәр, ә ставка 15 процент булганда 16,5 мең сумга кадәр кайтара ала.

Салым чигерүләре 24 яшькә кадәрге баланы көндезге формада укыту чыгымнары өчен, шулай ук 18 яшькә кадәрге балалар өчен бирелә. Россия Федераль салым хезмәте аңлатмаларыннан күренгәнчә, салым чигерүен алу хокукы документаль рәвештә расланырга тиеш.

Моннан тыш, лицензия яки башка раслаучы документ булганда, салым чигерүен югары уку йортында белем алган өчен генә түгел, ә башка белем бирү учреждениеләрендә дә – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын да кертеп, дәүләт һәм шәхси белем бирү йортларында укыган өчен дә рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев