Мондый провокацияләр Татарстанда да булырга мөмкин.
Татарстан халкын дәүләт органнары исеменнән ялган хатлар рәвешендә булуы ихтимал провокацияләр турында кисәтәләр. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Россиянең төрле төбәкләрендә дәүләт органнары исеменнән ялган хатлар һәм күрсәтмәләр таратыла. Аларда РФ территориясендә төрле чикләүләр кертү турында ялган мәгълүматлар урын алган. Әлеге хатлардагы мәгълүмат дөрес түгел.
Мондый провокацияләр Татарстанда да булырга мөмкин. Республика халкы «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасында урнаштырылган рәсми мәгълүматка гына ышансын иде.
Нет комментариев