Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Чүпрәледә сәләтле балалар белән очрашты

Сәләтлеләр ноутбуклар, чаңгылар, музыка кораллары алды.

«Авылның сәләтле балалары» игелек акциясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов теләктәшлеге һәм Казан, Мәскәү эшмәкәрләре ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Аз керемле, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле укучылар: фән, иҗат, спорт һәм башка өлкәләрдә, муниципаль, республика, бөтенроссия һәм халыкара чараларда уңышларга ирешкән балалар, алар белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр, тренерлар район мәдәният йортына тупланды. Анда алар Россия Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән очрашты һәм сәләтләренә карап, бүләкләнде..

Айрат Фәррахов: 

—Бүген биредә иң актив балалар катнаша: сәләтле, лидерлык сыйфатларына ия булучылар, үзмаксатларына ирешүчеләр һәм яңа казанышларга әзер булучылар. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз, уңышлар сезгә, -дип аларны котлады.

Район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәледә талантлы балаларның шактый булуын ассызыклады. 

—Һәрбер бала—сәләт иясе. Аларны күрә белгән, үстерә белгән мөгаллимнәргә рәхмәт. Тырышыгыз, кыю булыгыз, сез—районыбызның, илебезнең киләчәге,-диде ул.

Ярдәм фонды җитәкчесе Ләйлә Абдрахманов бу проектның — матди ярдәм генә түгел, ә талантлы балалар өчен тигез мөмкинлекләр булдыруда мөһим бер чара икәнлеген билгеләде.

— Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз! Уңышларыгыз һәм казанышларыгыз белән илебезне тагын да данлагыз. Ата-бабаларыбыздан калган мирасны тагын да үстерегез. Бергә булганда, без булдырабыз! —диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев