Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Резидә Җамалтдинова: “Сүз” көчен гел уңай якка кулланырга тырыштым»

Һәркемгә бәхет телим!

Сүз, аның көче турында язылган күп кенә шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр бар. “Сүз белән терелтеп тә, үтереп тә, җимереп тә, төзәтеп тә була” диләр.

23 ел дәвамында районда миңа “Туган як”, “Таван ен” газеталары баш редакторы, редакция җитәкчесе буларак “сүз” белән эш итәргә туры килде. Һәм, районымны, аның халкын чын күңелдән яратучы кеше буларак, вазифа итеп миңа бирелгән шушы “сүз” көчен гел уңай якка кулланырга тырышканымны әйтәсем килә. Күпләрегез моны язмаларымда, минем җитәкчелегемдә чыккан газета саннарында күргәнсездер, тойгансыздыр, дип уйлыйм. Үзем дә һәрвакытта сезнең ярдәмегезне, җылы карашыгызны сизеп яшәдем. Шулай булмаса, бу хезмәтне бу кадәр еллар “тарталмас” та идем.

Һәр нәрсәнең башы булган кебек, вазифаның да, карьераның да ахыры бар. Газетаның бу саны – минем җитәкчелектә чыга торган соңгы сан. Һәркемгә: миңа шушы вазифаны ышанып тапшырган районның элекке җитәкчесе Җәүдәт Гафуровка; соңгы елларда бергә эшләгән район башлыгы Марат Гафаровка;  шушы еллар дәвамында безне үз күреп, газетабызга язылып барган район кешеләренә; дусларга;  ярдәмләшеп, аңлашып эшләгән район, оешма-предприятие җитәкчеләренә; балаларыма; туганнарыма; хезмәт коллективыма бергә эшләгән еллар өчен рәхмәтемне белдерәм.

Гаиләләрдә бәхет, муллык, сәламәтлек белән янәшә районның “Туган як” газетасы да яшәсен! Яңа еллар белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев