Почта бүлекләре Татарстанда 1 майда эшләмәячәк
1 майда почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк.
Татарстанның почта бүлекләре 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эш режимын үзгәртә. Бу көнне республикада Россия Почтасының күпчелек бүлекләре ябык булачак.
Шул ук вакытта, маркетплейслардан заказлар бирә торган бүлекләр гадәти график буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Бәйрәм алдыннан, 30 апрельдә, почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.
1 майда почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, бүлекләрнең бер өлеше индивидуаль расписание буенча эшләргә мөмкин. Почта сайтында яки мобиль кушымтада актуаль графикны ачыкларга яки якын-тирәдәге эшли торган бүлекне табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев