Олимпиадада катнашучы укучылар белән эшләүче педагогларга түләүләр артачак
Документ нигезендә, ставкалар педагогның квалификациясенә һәм эш төренә карап дифференциацияләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты олимпиада хәрәкәтен үстерү чараларында катнашучы педагогик хезмәткәрләргә сәгатьлек хезмәт хакы ставкалары күләмен раслады, дип аңлашыла бастырылган карардан.
Документ нигезендә, ставкалар педагогның квалификациясенә һәм эш төренә карап дифференциацияләнгән. Олимпиада эшләрен тикшергәндә, биремнәрне эшләгәндә һәм укыту-күнекмә җыеннарын үткәргәндә профессор, фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия хезмәткәрләр өчен, шулай ук «РФ халык укытучысы», «ТР халык укытучысы» мактаулы исемнәре булган педагоглар өчен максималь ставка (сәгатенә 470 сум) билгеләнгән.
Доцент, фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе булган, шулай ук «РФ атказанган укытучысы», «РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре» һәм «ТР атказанган укытучысы» исемнәре булган педагоглар өчен ставка сәгатенә 358 сум тәшкил итәчәк. Гыйльми дәрәҗәсе һәм исеме булмаган педагогик хезмәткәрләр өчен – сәгатенә 245 сум.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына олимпиада хәрәкәтен үстерү чараларында катнашучы педагогларга хезмәт хакы түләү тәртибен эшләү һәм раслау йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев