Өч чүпрәлеле 45 мең сум штрафка тартылды һәм «права»сыз калды
Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен катгый җәзалар каралган.
Агымдагы елның январь аенда автоинспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланып, транспорт чарасын идарә иткән Иске Чүпрәле, Кече Чынлы һәм Яңа Чокалы авылларыннан өч райондашыбыз тоткарланган һәм админстратив протоколлар төзелгән иде.
Шушы көннәрдә аларның һәркайсына Чүпрәле районының 1 нче җәмәгать суды үз карарын чыгарды. Суд карары нигезендә гаепләнүчеләргә 45 мең сум штраф билгеләнгән, шуңа өстәп, 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителгәннәр.
Райондагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Анатолий Михайлов, спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә итүчеләргә медицина тикшерүеннән баш тарткан очракта да, югарыда әйтелгән административ чаралар күрелгәнлеген хәбәр итә.
–Транспорт чарасын кабат исерек хәлдә йөртүчеләргә 3 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. Хөкем карары нигезендә гаепленең транспорт чарасы конфискацияләнергә дә мөмкин,-ди баш автоинспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев