Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Мошенниклар яңа схема куллана башлаган

Россиядә мошенниклар 9 май уңаеннан түләүләр һәм бүләкләр вәгъдә итеп, гражданнарны алдалый.

Алар үзләрен хакимият органнары хезмәткәрләре итеп таныштыра, янәсе дәүләт тарафыннан бирелә торган акчалата түләүләр турында сөйли, хәтта “ышаныч өчен” конкрет даталар һәм тапшыру вакытларын да атый.

Аннары алар корбаннан шәхси мәгълүматлар – паспорт реквизитлары, СНИЛС, банк картасы номерлары һәм СМС-кодлар сорап ала. Нәкъ менә шул мәгълүматлар ярдәмендә җинаятьчеләр кешеләрнең акчаларын урлый, дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтларына керә, хәтта кредитлар да рәсмиләштерә ала.

Белгечләр аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең куркыныч астында булуын искәртә. Мошенниклар еш кына нәкъ менә аларга басым ясый.

Хокук сакчылары кисәтә: әгәр сезгә шикле шалтырату килсә бернинди мәгълүмат та бирмәгез. Телефонны өзегез һәм кирәк булса, полициягә мөрәҗәгать итегез.

Истә тотыгыз: дәүләт органнары беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматлар яки СМС-кодлар сорамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев