Мини-футбол уйнадылар
Марат Сәлахов истәлегенә спорт ярышы узды.
Тантаналы ачылышта катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, спорт, яшьләр эше һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Руслан Вильданов сәламләде. Җитәкчеләр райондашыбыз Марат Сәлаховның спорт үсешенә керткән шәхси өлеше хакында сөйләделәр, аеруча футбол һәм хоккейны үз иткәнлеген әйттеләр.
Салаховлар гаиләсе исеменнән әтиләре истәлегенә турнирны оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен Марат Салаховның кызлары Энҗе һәм Алсу белдерделәр. Турнир истәлеге булып, аларга бүләк тапшырылды.
Футбол ярышларында алты команда очрашты. Уен нәтиҗәләре буенча, чемпион исеменә Ульяновск өлкәсеннән Чеботаевка командасы лаек булды, икенче урын–«Сепрел» командасында, өченче урын–«Интернационал»да. Турнирның иң яхшы уенчылары булып, Борис Альмяшкин, Илназ Сәлахов һәм Даниил танылдылар. Спортчыларның һәркайсы үз казанышлары өчен лаеклы бүләкләр алдылар.
Мондый чаралар спорт күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, ә коллектив ярышларның рухын ныгытуга, җәмгыятьне берләштерүгә һәм патриотик тәрбиягә дә ярдәм итә. Җиңү көнен спорт ярышлары аша бәйрәм итү бу чараларга аерым әһәмият бирә.
Ярышлар кысаларында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев