Минем бабай сугышкан: Чүпрәледә яшь авторлар сугыш геройлары турында истәлекләрне саклыйлар
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» газетасы редакциясендә «Минем бабам сугышкан...» иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Бәйгенең максаты-Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклау, баш өстебездә тыныч күк йөзе өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләү.
Чүпрәле муниципаль районы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары үзләренең фронтовик туганнары турында тирән эчтәлекле хикәяләр яздылар. Реаль вакыйгаларга, гаилә истәлекләренә, архив документларына һәм фотографияләргә нигезләнгән эшләр татар, рус һәм чуваш телләрендә кабул ителде.
Барлык җибәрелгән эшләр, ә алар дистәгә якын, «Туган як» газетасында һәм сайтында басылып чыкты,.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эсселар авторлары I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, шулай ук редакциядән истәлекле бүләкләр алдылар.
Җиңүчеләр булып:
- Елизавета Гаврилова һәм Чулпан Бельдичкова (1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе),
- Ислам Ибраһимов (Кече Чынлы ),
- Риана Малләмова һәм Илзат Мөхәммәтҗанов (Шланга),
- Алия Вилданова (Иске Ишле),
- Рияз Баһаветдинов (Зур Чынлы) танылдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! Сезгә илһам, яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев