Мәҗбүри аудиотеркәү
Суд утырышы протоколы мөһим процессуаль документ булып тора, анда суд тикшерүенең бөтен барышы диярлек беркетелә.
2019 елның 1 сентябреннән РФ Җинаять-процессуаль кодексына һәм РФ Гражданлык процессуаль кодексына җинаять һәм гражданнар эшләре буенча суд утырышларын мәҗбүри аудиопротоколлау төрендә үзгәрешләр үз көченә керде.
Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексы нормалары нигезендә суд барышын аудиопротоколлау каралган.
Беркетмә әзерләүдән тыш, беренче һәм апелляция инстанциясе судларында, гражданлык һәм җинаять эшләрен караганда, аудиоязма (аудиотеркәү, аудиопротокол) чараларын кулланып беркетмә төзелә.
Гражданлык һәм җинаять эшләрен ябык суд утырышында караганда аудиоязма чараларын куллану рөхсәт ителми.
Суд утырышына аудиоязма чараларын кулланып беркетмә төзү суд утырышы барышында өзлексез алып барыла. Шул ук вакытта суд утырышы беркетмәсендә аудиопротоколлау чараларын куллану турында билге булырга тиеш.
Аудиоязма, стенография һәм (яки) башка техник чаралар кулланып алынган мәгълүмат беркетмәгә теркәлә.
Әгәр техник җитешсезлекләр аркасында аудиопротоколлау гамәлгә ашырылмаган дип табылса, суд утырышы барышының аудиоязмасы булмау турында акт төзелә, анда языла башлау вакыты, тәнәфес вакыты, техник җитешсезлекләрнең килеп чыгу вакыты һәм зал номеры турында белешмәләр күрсәтелә.
Беркетмә суд утырышы тәмамланганнан соң 3 тәүлек эчендә әзерләнергә һәм имзаланырга тиеш. РФ ГПК 231нче маддәсе нигезендә беркетмәгә кул куелганнан соң биш көн эчендә аудиоязма белән танышырга һәм беркетмә һәм аудиоязмага язма рәвештә искәрмәләр бирергә мөмкин.
Суд утырышы протоколы һәм аудиоязмасы белән танышу турындагы үтенеч яклар тарафыннан, язма рәвештә, суд утырышы тәмамланганнан соң, 3 тәүлек дәвамында тапшырыла, дип билгеләнде. Гариза җитди сәбәпләр аркасында бирелмәгән булса, күрсәтелгән вакыт яңадан торгызылырга мөмкин. Үтенеч канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип санала, әгәр җинаять эше апелляция инстанциясенә җибәрелгән булса яки апелляция шикаяте өчен бирелгән вакыт узгач, ул үтәлү стадиясендә торса. Суд тикшерүенең башка катнашучылары да үтенеч буенча һәм аларның күрсәтмәләренә кагылышлы өлешендә кисәтүләрне суд утырышы беркетмәсе һәм аудиоязмасы белән танышканнан соң, 3 тәүлек эчендә, бирә ала.
Судка рәислек итүче якларга суд утырышы протоколы һәм аудиоязмасы белән танышу мөмкинлеген тәэмин итә.
Беркетмә һәм аудиоязма күчермәләре суд тикшерүендә катнашучының язма үтенече буенча һәм аның хисабына әзерләнә.
Суд утырышы беркетмәсенә һәм аудиоязмасына кисәтүләр гражданлык эшләре буенча бирелгән көннән алып, биш көн эчендә, каралырга тиеш, ә җинаять эшләре буенча беркетмәгә кисәтүләр кичекмәстән карала, аудиоязмага карата кисәтүләр алар бирелгән көннән алып 2 тәүлек эчендә карала. Кирәкле очракларда судка рәислек итүче искәрмәләр биргән затларны аларның эчтәлеген төгәлләштерү өчен чакыртырга хокуклы.
Аудиопротоколлау судларның эшен яхшыртуга юнәлдерелгән, чөнки ул суд эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген арттыра, суд утырышы беркетмәсенең максималь тулылыгын һәм дөреслеген тәэмин итә.
Лилия Мөшәрәпова, ТР Чүпрәле районы суды матбугат секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев